Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлене бүген Россия Президенты котлады [+ФОТОЛАР]

Өлкән яшьтәге кешеләр сайлауларны әле дә бәйрәм көн дип атыйлар.

Әлмәтле Наҗия Насыйбуллина өчен бүген икеләтә бәйрәм. Аңа бүген – 90 яшь. Тыл ветераны Наҗия әби моңарчы булган сайлауларның берсен дә калдырганы юк. Бүген дә ул Россия Президентын сайлауларда катнашты. Бу юлы ул тавышны өендә генә бирде. 776 нчы сайлау участогыннан урна белән аның өенә килделәр. 
Наҗия Фазлыйәхмәтовна күпне күргән. Югары Мактамада биш балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе сугышта һәлак булган. Сугыш чорында колхозда эшләгән, фермада дуңгыз, сарыклар караган, Ширәмәткә урман кисүгә җибәрелгән, “Нефтяник” колхозында сыер сауган, чебешләр караган. Кыскасы, башкармаган эше калмаган дисәң дә була. 
–Ачлыгын да, яланганчлыгын да күп күрдек. Черек бәрәңге дә, төрле үләннәр дә ашарга туры килде. Шөкер, хәзер илләр имин, өстәлебез нигъмәттән сыгылып тора. Бүген дә тыныч тормыш өчен тавыш бирдем, – диде ул. 
Наҗия апа улы һәм килене гаиләсендә гомер кичерә. Ике оныгы, дүрт оныкчасы бар. 
90 яше белән тәбрик итәргә муниципалитеттан, социаль яклау идарәсеннән, ветераннар советыннан һәм башкалардан да килгән иделәр. Тыл ветеранына Россия Президентының һәм район башлыгының котлау хатлары да тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса