Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне зурладылар

Коткаручылар көне алдыннан РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.

Киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Үзәк төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы эчке служба генерал-майоры Валерий Синьков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Коллегия утырышында Баш идарә эшчәнлегенең нәтиҗәләре югары бәяләнде.

Киңәшмә азагында бер төркем хезмәткәрләргә Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Быелның иң яхшы тармагы дип 15 нче янгыннан коткару бүлеге танылды. ТРның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке служба генерал-лейтенанты Рәфис Хәбибуллин боерыгы белән бүлек башлыгы Ю.А. Максимов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

Айгөл Сафиуллина

15 нче янгыннан коткару бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса