Әлмәтлеләрне ярминкәгә чакыралар
25 гыйнварда 9 сәгатьтә мәшгульлек үзәге әлмәтлеләрне ярминкәгә чакыра.
Вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр эш урыннары банкы белән таныша, эш бирүчеләр белән очраша, әңгәмә үтеп, эшкә урнашу турында килешә ала. Шулай ук психолог-профконсультанттан үзеңнең һөнәри ориентацияң хакында киңәш алырга да була. Үзәкнең адресы: Герцен урамы, 86 А. Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа