Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне уяу булырга чакыралар

Яңа ел чаралары башланды инде. Җомга көнне Үзәк чыршы да ачылачак. Хокук саклау органнары бу көннәрдә шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне аеруча уяу булырга чакыра. Әлмәт эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Олим Отакулов белән әңгәмәбез шул хакта барды.

Терроризм актлары нәкъ менә халык күпләп була торган урыннарда күзәтелә һәм алар гадәттә кешеләрнең имгәнүе, үлеме белән тәмамлана. Кайчакларда террористларның планнарын вакытында игътибарлылык күрсәтеп өзәргә дә була. Полиция шуңа да әледән-әле пәйдә булып, тегене-моны тикшереп, фотога төшереп йөрүче шикле адәмнәр хакында кичекмәстән хәбәр итүебезне сорый. Ташланган әйберләргә дә кагылырга ярамый. Аларны белгечләр килеп тикшерүен көтәргә кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, әгәр шикле кешеләргә, кап-төргәкләргә, телефон, кейс, чемоданнарга юлыгасыз икән, шунда ук 02, 112 телефоннарына шалтырату зарур. 
– Іеше күпләп була торган урыннарда караклар да активлаша. Бигрәк тә хатын-кызлар колагына әйтәм, сумкаларыгызны күз алдында тотыгыз, иң яхшысы зур суммадагы акча алып чыкмагыз, – диде полиция подполковнигы. 
«Нефтьче» Мәдәният сарае янында уза торган барлык чараларда да барьерлар урнаштырылачак. Мәйданга кергәндә һәркемне тимер детектор кулланып тикшерәчәкләр. Олим Отакулов моңа аңлаешлы карарга чакырды, барысы да әлмәтлеләр иминлеге өчен эшләнүен билгеләп үтте. 

Яңа елны күбебез чын чыршы белән үткәрергә тырыша. Бәйрәм кәефенә күләгә төшермәсен өчен ылыслы агачларны оешма мөһере булган чеклы урыннардан гына алырга киңәш ителә. 
– Әгәр чек, сертификат булмый икән, чыршыны кискән өчен дә, саткан өчен дә штраф салына. Шуңа күрә андыйларны алмавың хәерлерәк, – дип аңлатты Олим Отакулов. 
Законсыз агач кискән гади кешеләргә штраф күләме 3-4 мең, урындагы затларга 20-40 мең, юридик затларга 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса