Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне медицина фестиваленә чакыралар

Әлмәтнең мәктәп укучыларын һәм ата-аналарын медицина фестиваленә чакыралар.

Аны Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә чыгарылыш укучылары һәм медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен үткәрә. Медицина фестивале «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән исем астында үтә. Аның төп идеясе – медицина һәм социаль һөнәрләр белән турыдан-туры булачак эш урынында таныштыру. 
VI медицина фестивале традицияләргә тугрылыклы: шимбә көнне, 3 февральдә 10.00 сәгатьтән 3 нче поликлиникада һәм Әлмәт медицина көллиятендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Анда Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Созинов, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса