Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр закон нигезендә эштән баш тарта ала

Төзелеш, ремонт эшләренең кызган чагы җитә.

Яз-җәй айларында, гомумән, эшкә урнашучыларның артуы күзәтелә. Аларга иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә, ничек үз-үзеңне бәлаләрдән саклап калырга? 
ТР дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов безнең белән очрашуда үзенең киңәшләрен бирде. 
– Иң беренче чиратта хезмәт килешүе төзелергә тиеш. Әгәр дә хезмәткәрме ул, эшчеме, аның кулында бу килешү юк икән, аның хокуклары да булмый. Чөнки рәсми рәвештә эшкә урнашканда гына хокуклар пәйда була, аерым кызыксындыру чараларыннан ул да файдалана ала. Килешү төзелгәндә социаль иминият фонды эшчене автомат рәвештә бәхетсезлек очракларыннан иминиятли. Без аның шәхси яклау чаралары белән тәэмин ителергә тиешлегенә дә зур игътибар бирәбез. Төзелеш объектларында эш күпчелек куркыныч, имгәнергә мөмкин булган мизгелләр күп. Саклану өчен кирәк булган кирәк-ярак хезмәткәр куркынычсыз шартларда эшләсен өчен эш бирүче тарафыннан сатып алынырга тиеш. 
Әгәр хезмәткәр эш урынында куркынычсыз хезмәт шартлары тудырылмавын сизсә, ул закон нигезендә эшне башкарудан баш тарта ала. Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр тик тору, ягъни «простой» өчен җаваплылык предприятиедә була. Ул хәтта бу вакытта әлеге хезмәткәргә аның айлык эш хакы фондыннан чыгып, өчтән ике өлеше күләмендә түләп барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса