Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр җомгада изге гамәл кыла [+ФОТОЛАР]

Әлмәт мөхтәсибәте изге җомга иртәсен изге гамәлдән башлады.

Кыш азагы кошлар өчен аеруча кыен вакыт булганын белгән әлмәтлеләр алар өчен үз куллары белән ЭКОҗимлекләр әзерләде һәм аларны агачларга элде. Мондый җимлекләр экологик яктан куркынычсыз һәм кошларның игътибарын тиз арада җәлеп итә. Бу изге акция белән без табигатьне яратырга, кошларга һәм хайваннарга ярдәм итәргә кирәклеген әйтергә теләдек, дип яза Әлмәт мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.
ЭКОҗимлекне ясау өчен үзләнгәнче онга су кушарга һәм бу массага төрле ярмалар, орлыклар салырга кирәк. Карабодай белән дөг салырга ярамый, алар кошларга зыян салырга мөмкин икән.Килеп чыккан массадан төрле фигуралар ясарга, сок өчен трубка белән тишекләр ясап, алар аша бау үткәрергә. Берничә сәгать тотканнан соң кипкән җимлекләрне агачларга эләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса