Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Кырымга юллама ота ала

7 атна дәвамында "Яшел фитнес" турнирында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлыкка нормативлар буенча ярышалар.

Юлның яртысы үтелгән инде, финалда барысын да Кырымга юлламалар өчен көрәш көтә. 21 гыйнварда "Алнас" стадионы залында 7 нче нормативны тапшыру булачак. Ул "Идәндә басып торган хәлдә алга бөгелү" дип исемләнгән. Алга иелү умырткалыкның сыгылмалылыгын арттыра, арка, пресс мускулларын яхшырта. Норматив түбәндәгечә: хатын-кызлар өчен 30 секунд, ирләр өчен 20 секунд. Идәндә туры аяклар белән басып торган хәлдә булдыра алган кадәр озаграк алга иелеп торырга кирәк. Нормативны уңышлы тапшырган кешеләр ахырдан функциональ тренировкада катнаша ала. 
Бу якшәмбедә турнирда катнашучылар өстәмә рәвештә әйләнеп торган грифлы турникта чыдамлыкларын, кире рульле велосипедта җитезлекләрен тикшерә алалар.
21 гыйнварда 10:00 сәгатьтә "Алнас" стадионы спорт залына рәхим итгез! Керү ирекле.
Программадае: Гомуми разминка - Категорияләр буенча нормативлар тапшыру - Функциональ тренировка - Балалар зонасы. Үзегезне сынап карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса