Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр – «Ел хәйриячесе»

Казанда «Ел хәйриячесе – 2017» җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар.

2007 елдан башлап уздырылучы республика бәйгесендә 11 ел эчендә 2000 нән артык эшмәкәр, НКО, массакүләм мәгълүмат чаралары, хәйрия фондлары һәм физик затлар катнашкан. Аларның хәйриягә тоткан акча күләме җәмгысе 35 млрд сумнан артып киткән. Узган ел хәйриячеләр 6,9 млрд сумлык ярдәм күрсәткән. Бәйгедә барлыгы 138 катнашучы теркәлгән, шуларның 59 ы җиңүче дип танылган. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Елдагыча әлеге мәртәбәле бүләккә «Татнефть» компаниясе лаек булды. Шулай ук изге күңелле шәһәрдәшләребез дә билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X