Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр бернәрсәдән курыкмый [+ФОТОЛАР]

Сайлауларда тавыш бирү вакыты әкренләп азагына якынлаша.

Әмма әле әлмәтлеләр үз гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә. 790 нчы сайлау участогы футбол буенча ДЮСШта урнашкан. Сайлау участок рәисе Светлана Харисова әйтүенчә, биредә тавыш бирергә хокукы булган 2100 кеше теркәлгән. 
– Тавыш бирү әйбәт бара. Халык бураннан куркып тормый, килә. Быел яхшырак та әле. Көндезге сәгать 2 дә үк 62 процент сайлаучы килде. Микрорайонда өлкәннәр күп яши. Ике төркем алар чакыруы буенча өйдән-өйгә йөри. 15 кеше беренче тапкыр тавыш бирделәр. Сәүдә дә яхшы оештырылды, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса