Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр #Айданавыборы фотомарафонында катнаша [+ФОТОЛАР]

#Айданавыборы марафоны соңгы модельле айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар һ.б. бүләкләр оту мөмкинлеге бирә.

Акциянең кагыйдәләре гади: бүген теләсә кайсы сайлау участогына килеп, махсус фотозона каршында фотога төшәргә кирәк. Соңыннан аны #Айданавыборыхэштегы белән социаль челтәрләргә куеп, интернет тавыш бирүдә катнашырга. Айданавыборы.рф сайтында 25 март көнне тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр билгеле булачак. 
Бәйгенең номинацияләре төрле: «Сайлаучылар гаиләсе», «Тату сайлаучылар», «Иң яхшы селфи», «Стильле сайлау», «Булачак сайлаучы», «Иң танылган сайлаучы», «Актив волонтер» һ.б. 
– Хәзер без селфи ясарга, фотоларга төшәргә яратабыз. Ә бу юлы бүләкле дә булырга мөмкин. Сайлауларга иртүк килеп, тавышымны бирдем дә, бәхетемне сынап карарга булдым. Быелгы сайлауларда мондый чараларның булуы миңа ошый. Ленин мәйданында беләзек буенча бүләкләр дә уйнатылачак. Анда да дуслар белән барачакбыз, – ди Әлмәтнең актив кызы Илнара Зәйниева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X