Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле медсанчастька озатылды [+ФОТОЛАР]

19 февральдә кичке дүртләрдә Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Шевченко урамы, 5 нче йорт каршында ике машина бәрелеште. Шевченко урамы буйлап Фәхретдин урамыннан Маяковскийга таба килүче ЛИФАН 113300 автомобиле (йөртүчесе 1996 елгы) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, светофорның яшел сигналына сулга таба борылганда каршы яктан турыга килүче РЕНО ДАСТЕРга өстенлек бирми (йөртүчесе 1966 елгы) һәм ике машина бәрелешә. 
Нәтиҗәдә ЛИФАН шоферын авыр имгәнүләр белән медсанчастька озаталар һәм анда нейрохирургия бүлегенә салалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса