Әлмәткә яңа лифтлар кайта
Калабызның күпфатирлы йортларына унтугыз яңа лифт куелачак.
Аларны алу өчен акча федераль, республика һәм җирле бюджеттан бүленеп бирелә. Җиһазлар кайтарылган инде, тиздән аларны урнаштыру башланачак. Моннан тыш Тимирязев, Маяковский, Киров һәм Түбән Мактамадагы урамнарга биш миллион сумга светодиодлы яктырткычлар куелачак. Республика бюджетыннан бүленәчәк 21 миллион сумга мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына тотылган җылылыкның исәбен алучы счетчиклар кую планлаштырыла.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа