Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә дини театр килде [+ФОТОЛАР]

Республикага танылып килгән «Мөнбәр» татар-дини театры «Болгар җилләре исә» дип исемләнгән спектаклен Әлмәттә тәкъдим итте.

Ел да Мәүлид аенда Әлмәт мөхтәсибәте зур дини-мәдәни чара оештыра. 
– Моннан 1400 ел элек Мөхәммәд пәйгамбәр (с. г. в.) туа. Ул безнең 
соңгы пәйгамбәребез була. Мөхәммәд пәйгамбәрне (с. г. в.) һәрвакыт искә алып, аның хәдисләрен халыкка җиткерергә тиешбез һәм ул безнең өстәге бурыч булып тора. Пәйгамбәр хакы, Аллаһ хакы бар дибез. Аны күпме күбрәк танытабыз шул кадәр яхшы. Бүгенге чара да шул максатлар белән оештырылды, - диде шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. 
«Нефтьче» Мәдәният сарае залын тутырып килгән халык ике сәгатьлек тамашаны бер тында карады. Дини театр дип яңгыраса да, бар да халыкчан, гади. «Болгар җилләре исә» спектакле дә тамашачыларны Изге Болгар чорына алып кайтты. 
– Менә шундый тәрбия чаралары Исламга якынаерга сәбәп булсын иде. 
Шуның белән горурлана алабыз: без Ислам динен үзлектән өйрәнеп, соратып алып, үз теләгебез белән һәм кан коешсыз кабул иткән бердәнбер милләт бу дөньяда. Аны бездән соң килгән буын да белергә тиеш. Бүген динне дөрес аңлатмаучылар күп. Менә мондый очрашулар һәм чаралар чынбарлыкны дөрес яктан аңларга ярдәм итсен иде, - дип Фәһим хәзрәт чара азагында артистларга чиксез рәхмәтен белдерде һәм Коръән укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса