Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшьләренә фатир алу юлы бар

Яшьләргә бүген карьера баскычыннан күтәрелү авырмы? «Кадрлар резервы» республика проектының башкарма директоры Андрей Петухов Әлмәт яшьләренә моны тормышка ничек ашырырга мөмкин булуын аңлатты.

«Кадрлар резервы» – сәләтле яшьләрне ачыклауга һәм аларга теләктәшлек күрсәтүгә йөз тоткан проект. Яшьләргә үзләрен күрсәтү өчен менә дигән форсат бу. Әлеге мәктәпне узган кешеләр арасында бүген җитәкчелек вазифаларында эшләүчеләр дә байтак. Әлбәттә, хезмәтеңне күрүләрен көтеп утырып бернигә дә ирешеп булмый. Республика буенча да, ил күләмендә дә бик күп проектлар эшли. Аларда һәркем катнаша ала. Андрей Петухов искәрткәнчә, Татарстанда яшьләр сәясәте уңышлы тормышка ашырыла. Россиядә ул сигез юнәлеш буенча иң яхшысы дип танылган. Узган ел республикада 20 эре халыкара чара уздырылган. Безнең яшьләр дә төрле конкурсларда катнашып, үзләренең талантын күрсәткән. Россия дәрәҗәсендә кадрлар резервына алынучылар да бар. 
– Актив булыгыз, иҗат итегез, идеяләрегез белән уртаклашыгыз. Грантлар, проектлар күп. Катнашыгыз, отыгыз, – диде Андрей Петухов Әлмәт яшьләренә мөрәҗәгать итеп. 
Билгеләп үтелгәнчә, хәзер социаль ипотека буенча торакка ачык бәйге бара. Республика яшьләр сәясәте өлкәсендә катнашучылар һәм нәшатлылар өчен булган әлеге бәйгедә ай саен фатирлар уйнатыла икән. Бу торак шартларын яхшыртуда тагын бер мөмкинлек. 
– Хәзер республика яшьләр форумына заявка бирү кампаниясе бара. Проектларны ничек тормышка ашырырга, моның өчен каян акча табарга белмәсәгез, бу мәйданчык сезгә ярдәм булачак. Сез проектыгызны башта экспертлар алдында яклыйсыз, аннан җиңүчеләрнең эшләреннән күргәзмә була. Аңа республика җитәкчелеге дә бәя бирә. Кыскасы, барысы да үзегездән тора. Эшегез федераль конкурска грантка җибәрелергә дә мөмкин. Без тагын бер проектны тормышка ашыра башладык. Анысы «Мин сайлауларга барам» дип атала. Яшьләр сәяси тормышта та катнаша. Илдә барган теләсә нинди вакыйгалардан читтә калмагыз. Үз хокукларыбыздан файдаланыйк, – дип аңлатты «Кадрлар резервы» республика проектының башкарма директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса