Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ветераны альпинизм буенча ярышта I урын алды

Якташыбыз альпинизм буенча Татарстанның ачык кубогында I урынны яулады.

Республика альпинистларының XV фестивале Кама Тамагы бистәсе янындагы ТР альпинизмы федерациясе скалодромында булып узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Йошкар-Ола һәм Чабаксардан килгән 200 дән артык кеше көч сынашты. Әлмәтле Равшан Иминов альпинистлар техникасы элементлары белән катлаулы бау мультитрассасында үткән ветераннар арасындагы ярышта җиңүче булып танылды. Әлеге төркемдә 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса