Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары кошларны каршы алырга әзер

Узган атнада шәһәр паркында 8-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесе оештырылды.

Әлеге чара берничә ел рәттән уздырыла. Быел ул паркның 60 еллыгына һәм Кошлар көненә багышланды. Мәртәбәле жюри ояларга бәя бирүдән тыш, аларны ясау кагыйдәләре белән дә таныштырды. Нәтиҗәләр буенча «Иң яхшы сыерчык оясы» дипломына Урман Кәләеннән Ксения Грачева, 3 нче мәктәп укучысы Алтынбай Гарифуллин-Әхмәдуллин, 24 нче мәктәптән Арианна Агиева, 1 нче гимназия укучылары Илзира Зиннурова, Азат Габделкадыйров ия булды. Колшәрип мәктәбе укучысы Азалия Илалетдиновага махсус бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X