Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтленең юбилее мультфильм персонажлары белән узды

Танылган спортчы, “Эдельвейс” һәм “Айсберг” клубларына нигез салучы Михаил Землянов туган көнен билгеләп узды.

 Аңа 80 яшь тулды. Әлеге бәйрәм уңаеннан дуслары һәм хезмәттәшләре шәһәр күлендә бәйрәм әзерләгән булганнар. Юбиляр Нептун һәм Су кызы белән көймәдә килде.  Клуб әгъзалары флешмоб, җырлар, шигырьләр һәм күңелле биюләр әзерләгән иде. Бу көнне районның һәм иҗтимагый оешмаларның башкарма комитет вәкилләре дә килде. Кичәдә юбилярның казанышлары турында сүз алып барылды. Ахырда ул мактау грамоталары  белән бүләкләнде.

Фото: http://almetievsk-ru.ru/ru/2014-09-25-07-20-12/item/16353-na-svoy-yubiley-almetevskiy-sportsmen-mihail-zemlyanov-priplyil-na-lodke-s-neptunom.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса