Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт район башлыгы киләчәкне билгеләде [+ФОТОЛАР]

“Нефтьче” Мәдәният сараенда 800 нче сайлау участогы урнашкан. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да биредә тавыш бирде. Журналистларга биргән әңгәмәсендә ул бүгенге көннең ил, республика һәм шәһәр өчен дә әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

– Быел күзәтүчеләр саны да күп – 350 дән артык. Активистларның сайлауларның үтә күренмәле, чиста баруына күзәтчелек итүе бик яхшы. Әлеге игътибар Россия Президенты сайлауларының никадәр җитди, мөһим вакыйга булуын тагын бер кат ассызыклый. Бездә “Татнефть” ААҖ белән төрле программалар тормышка ашырыла. Төзекләндерү, капиталь ремонт, парк-скверлар, авыл инфраструктурасын үстерү дәвам итә, – диде район башлыгы. 
Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне сайлауларда актив катнашырга чакырды. 
– Һәркем үз киләчәген сайларга хокуклы. Без урнага бюллетень салып үзебезнең ил өчен җаваплылык тотабыз. Илне бары тик үзебез генә яхшы итә, үстерә алабыз. Президент сайлаулары ул алда торган 6 елга ышаныч белдерү дәрәҗәсе шаһиты да. 15 минутыгызны кызганмагыз, сайлау участокларына килегез, – диде Айрат Хәйруллин. 
Район башлыгы быелгы сайлауларның яңа форматта узуын да билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса