Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендәге 134-ФЗ санлы «28.12.2013 елгы 400-ФЗ санлы «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законның 26.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон үз көченә керә.

Аның нигезендә эшләүдән туктаган очракта пенсионерларның иминият пенсияләре, «төшеп калган» индексацияләрне исәпкә алып, эштән киткән айдан соң тулы өч ай узгач, әмма эштән киткән айдан соң килүче айның беренче числосыннан ук индексация суммасы өстәлеп түләнәчәк. 
Мисал өчен: 1. Пенсионер 2017 елның декабрендә (1 ендәме, 10 ындамы, я булмаса 29 ындамы – әһәмиятле түгел) эштән туктады ди. Аңа «төшеп калган» индексацияләр, шул исәптән 2018 елның 1 гыйнварыннан булган индексация дә исәпкә алынган тулы пенсия 2018 елның апрелендә (тулы өч ай: гыйнвар, февраль, март узганнан соң) түләнә башлый һәм бу вакытта 2018 елның апрелендә 2018 елның 1 гыйнварыннан (эштән киткән айдан соң килүче ай) 31 мартына кадәрге чор өчен «төшеп калган» индексацияләрнең алынмый калган суммасын бервакытлы өстәмә түләү дә башкарыла. 
2. Пенсионер индивидуаль эшчәнлеген рәсми рәвештә, әйтик, 2018 елның гыйнварында туктатты ди. Аңа «төшеп калган» индексацияләр, шул исәптән 2018 елның 1 гыйнварыннан булган индексация дә исәпкә алынган тулы пенсия 2018 елның маенда (тулы өч ай: февраль, март, апрель узганнан соң) түләнергә тиеш. Һәм бу вакытта 2018 елның маенда аңа 2018 елның 1 февраленнән (эштән туктаган айдан соң килүче ай) 30 апреленә кадәрге чор өчен «төшеп калган» индексацияләр исәпкә алынган пенсия суммасын бервакытлы өстәмә түләү дә башкарылачак. 
Пенсия фонды идарәсе тарафыннан эшләмәүче пенсионерларга «төшеп калган» индексацияләр исәпкә алынган пенсияләрне түләү турындагы карарлар 2018 елның 1 гыйнварына кадәр - 01.07.2017 елгы 134-ФЗ санлы Федераль закон үз көченә кергәнче кабул ителгән булса, законның индексация суммасын эштән туктаган айдан соң килүче айдан өстәмә түләү турындагы «яңа» нормасы, кызганычка каршы, андыйларга кагылмый. 
Россия Пенсия фондының кайнар линия телефоны: 8 800 302 2 302. 
Идарәнең кайнар линия телефоны – 074.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса