Әлмәт пенсионерлары республикада беренче!
1 ноябрьдә Казанда өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү буенча республика ярышлары булып узды.
Анда төрле шәһәр-районнардан 47 команда, 94 пенсионер катнашты. Өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар 25 метрга йөзде, шулай ук командалар арасында эстафета да оештырылды. Әлмәтлеләр, һәрвакыттагыча, бу ярышта да актив катнашты. Әлеге йөзү ярышында безнең Светлана Краснова 2, Азиз Садиртдинов 5 нче урын яулады. Эстафета йөзүендә әлмәтлеләргә тиңнәр булмады – җиңдек! Гомумкоманда зачетында да без беренче. Афәрин, өлкәннәребез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа