Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт паркында Гүзәлия белән Хәким концерты булачак

29 апрель көнне паркта җәйге сезон ачыла. Программада күп кенә тамашалар каралган.

11.00 сәгатьтә кунаклар өчен интерактив мәйданчыклар эшли башлый.
12.00 сәгатьтә сезонны ачу тантанасы була. Килүчеләр игътибарына "Тролли в гостях у "Паркуши", сабын куыклары тамашасы, күңелле химик экспериментлар, "Кәнфитләр дөньясында" уен мәйданчыклары, аквагрим, урам театры артистлары чыгышы, "Үзең яса" мастер-класслары, кечкенәләр өчен "Поролон-шоу" һәм башка күптөрле тамашалар тәкъдим ителәчәк. Яраткан парк үз кунакларын 1 тонна кәнфиттән фейерверк белән сыйлаячак. 
14.00 сәгатьтә бөтен гаилә белән катнашуны күздә тоткан татлы мавыктыргыч программа булачак. 
15.00 сәгатьтә шәһәрнең иҗат коллективлары концерт куя. 
16.00 сәгатьтә мультфильм геройлары катнашында "Корпорация чудес" дип аталган әкиятле-уенлы программа. 
17.30 сәгатьтә инструменталь ансамбль концерты. 
18.00 сәгатьтә кече сәхнәдә "Ретро" ВИА белән бию кичәләре сезоны ачыла. 
19.00 сәгатьтә татар эстрадасының популяр артистлары - TMTV музыкаль премиясе ияләре Гүзәлия белән Хәким катнашында концерт. Бәйрәм кунагы - Лилия Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса