Әлмәт мэры иртәгә диктант язачак
14 апрельдә әлмәтлеләр «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.
Рус теленнән белемнәрен сынап карарга һәм грамоталылыгын тикшерәсе килгән һәркем өчен шәһәрдә мәйданчыклар эшләячәк. Әлмәт дәүләт нефть институы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Казан инновацион университеты һәм «Мама работает» коворкинг-клубында акция 14.00 сәгатьтә башлана. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да быел үзен сынап карарга җыенуын белдерде.
фото: http://116almet.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа