Әлмәт кызлары Мәскәүне яулады
Мәскәүдә «Rock'n'Roll & Co» акробатик рок-н-ролл буенча булып узган ярышлардан безнең кызлар көмеш медальләр белән кайтты.
Турнирда Россиянең 21 төбәгендәге 31 клубыннан 600 дән артык спортчы катнашты. Әлмәттән Фәридә Кикар-Сафина җитәкчелегендәге «Татнефть» – «Әлмәтем» корпоратив клубының «Браво» – «Формейши-хатын-кызлар» төркеме чыгыш ясады. Турнир нәтиҗәләре буенча Әлмәт кызлары икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа