Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңде

12-13 гыйнварда Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча 27 нче «Снежинка» Бөтенроссия турниры булып узды.

Татарстан, Башкортстан, Оренбург шлкәсе, Казахстаннан ярышларда 176 спортчы чыгыш ясады. СДЮСШОРда шөгыльләнүче 28 яшүсмер Әлмәт данын яклады. Нәтиҗәдә безнең көрәшчеләр 1 көмеш, 3 бронза медаль яулады. Рамил Морзаханов 35 кг авырлык категориясендә 2 нче, Ярослав Кобин (35 кг), Реналь Сәлахетдинов (50 кг), Павел Маврин (73 кг) 3 нче урыннарны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса