Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт гаиләсен сөендерделәр

Әлмәтнең күпбалалы гаиләсенә спорт велосипеды бүләк иттеләр.

«Бирлик» Әзәрбайҗан диаспорасы вәкилләре якшәмбе мәктәбе укучылары белән бергә чираттагы тапкыр хәйрия гамәле кылды. Федоровлар гаиләсендә 8 бала тәрбияләнә – 5 малай, 3 кыз. Иң өлкәненә 13 яшь, иң кечкенәсенә 6 ай. Әзәрбайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрат Бакиров гаиләне Яңа ел белән котлап, иң өлкән малайга велосипед, калган балаларга баллы күчтәнәчләр тапшырды. Җавап итеп Федоровлар да килгән кунакларга истәлекле бүләкләр ясады һәм гитарага җыр башкарды. Музыка алар өчен яраткан шөгыль икән. Гаиләдә аккордеон, баян, гитара, фортепиано, блокфлейта, авыз гармуны, металлофон һәм ике скрипка бар. Киләчәктә алар гаилә оркестры булдырырга хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса