Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт делегациясе солдатлар янына барды

Әлмәт муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр хәрби комиссары Саратов өлкәсендәге хәрби частьта хезмәт итүче егетләребез янына бардылар.

Узган елның 1 сентябреннән Әлмәт районы белән хәрби часть арасында шефлык хезмәттәшлеге турындагы килешү гамәлдә. Бүген частьта 39 әлмәтле хезмәт итә. Җитәкчелек белән бергә 11 солдатның гаиләсе һәм концерт төркеме дә частька барды. Кунаклар үзләре белән спорт туплары, компьютер, проектор һәм экран, шулай ук музыка уен кораллары сатып алуга сертификат алып бардылар. Ә тәмле күчтәнәч - 200 кап чәк-чәкне егетләргә кичке аш вакытында өләшергә сүз бирде хәрби җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса