Әлмәт әбиләре дә роботлар белән кызыксына [+ФОТОЛАР]
Бүген балалар өчен дә зур бәйрәм. Алар өчен шәһәрдә бихисап чаралар оештырыла. “Кванториум” балалар технопаркының ишеге тавыш бирү башланганнан бирле ябылып тормый.
Сайлауларда катнашып, «#ДобрыйАльметьевск» браслетына ия булганнар биредә балалары белән иркен рәвештә кереп, VR-технологияләр буенча мастер-классларда катнашу хокукына ия булды. Технопарк директоры Рамил Закиров әйтүенчә, 1,5 мең кеше лабораторияләрнең 12 сендә дә булып, файдалы мәгълүматлар алган, мастер-классларда катнашкан. Әле дә килүчеләр дәвам итә.
– Төшкә кадәр пенсионерлар да күп килде, – диде ул. – Кызыксынып карап йөрделәр. Бер әби 3 сәгать булды. Браслет белән бу акция 31 мартка кадәр дәвам итә. 38 68 98 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, – диде ул.
Туган якны өйрәнү музеенда да кызыклы программа тәкъдим ителде. Монда да «#ДобрыйАльметьевск» браслеты бушлай керергә ярдәм итте.
Картиналар галереясындагы мастер-классларда да балалар күп иде. Шулай ук "Татнефть" ягулык салу станциясе хезмәтләреннән файдаланучылар да 4 процентлы ташламага сөенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа