Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт авылларында яшәүчеләр нинди су эчә?

Су белән бәйле йогышлы этиология авыруларының баш калкытуын булдырмау максатыннан районда бердәнбер су чыганагы булып саналган чишмәләрнең суына анализ ясала.

Улаклы Чишмә, Владимировка, Кече Шуган, Березовка, Полянка, Нагорное, Салкын Алан, Багряж, Кителга авылларында чишмәләр бердәнбер су белән тәэмин итү чыганагы санала. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль идарәсе мәгълүматларына караганда, 6 авылда – Салкын Аланда, Новоникольск, Камы-Исмәгыйль, Ак Чишма, Яңа Кәшер, Болгар -1дә су микробиологик күрсәткечләргә туры килми. Васильевка, Ак Чишмә, Каменка авылларында санитар-химик күрсәткечләргә тәңгәллек юк. Биредә су катылыгы арту күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса