Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт абыстайлары яңа рольдә [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина Әлмәт мөслимәләре һәм абыстайлары белән очрашты.

Үзәк мәчет китапханәсендә узган чарада шактый мәсьәләләр күтәрелде. Әлмәт абыстайларына яңа роль дә йөкләнде, хәзер алар димче һәм яшьләрне кавыштыручы да булачаклар. 
Абыстайларның максаты халыкны дингә тартып, дини белем бирү генә түгел, ә хатын-кызларга дөрес яшәү рәвешен күрсәтү, ялгызларны кавыштыру да әле. Бу фикерне Наилә Җиһаншина да белдерде. 
– Безгә күп җирләрдә булырга туры килә. Мәчетләр хәзер күп ачыла, төзелә. Әмма күбесе буш тора. Мәчетнең бизәге аның манарасында да, затлы материаллардан да төзелүендә түгел, ә аның кешеләрендә. Бары тик үзебезнең үрнәк һәм дәгъват кирәк. Яшьләрне мәчетләргә йөрергә өндәү дә мөһим. Абыстайларга тагын шуны да искәртәсем килә: безнең җилкәдә күп нәрсә ята, ир-атларны да хәтта хатын-кызлар тәрбияли, - дип үгет-нәсихәтләрен бирде Татарстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе. 
Никахлар хакында да аерым сөйләшү булды. Хәзер эре шәһәрләрдә никахларны музыка белән бергә үреп бару модага кереп китте. Күпләр туй мәҗлесен никах белән бергә уздыра. Бу күренеш диннең хакыйкатенә туры килми. Боларны яшьләргә аңлату шулай ук абыстайлар җилкәсенә төшә. 
Наилә Җиһаншина мөслимәләргә тагын зур бер бурыч йөкләде: ялгызларны кавыштыру һәм никахлар санын арттыру. Бүген авыл җирлекләрендә ялгыз картаючылар бик күп. 40-50 яшьлекләрнең күбесе бер тапкыр да өйләнмәгән, юкса эчеп-тузынып та йөрми. 
– Һәр бәндәнең үз насыйбы була. Әмма кавышу зур проблемага әверелеп бара хәзер. Кызларның авыл җирлекләренә кайтарга теләге юк. Ир сайлауга да күпләр кибеттәге товарга караган кебек карый. Ир-атлар исә ялкаулана бара, гаилә асрауны күпсенә. Шуңа да без бөтен республика буенча зур бер база төземәкче булабыз. Һәр абыстай үз тирәсендәге, үз авылындагы барлык ялгызларны барлап, алар хакында безгә мәгълүмат җибәрергә тиеш, - диде Наилә ханым. 
Соңгы елларда алар никахларны саклау курслары да оештырып җибәргән. Гаилә таркалганчы аны саклап калу өчен барысын да эшләп карарга кирәк. Наилә ханым җитәкчелегендәге Казандагы «Ханыма» үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә инде шактый гаиләләрне дуслаштыруга ирешкәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса