Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш бабай пенсиядән баш тарткан

Русия Кыш бабае пенсия яше җиткәч бирелә торган айлык түләүләрдән баш тарткан. Бу хакта ул үзенең Бөек Устюгтан Мәскәүгә килүенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Мин пенсиядән баш тарттым. Бөек Устюгта урнашуга ук, Пенсия фонды вәкилләре килеп, миңа пенсия билеты тапшырырга тырышып карады, — диде Кыш бабай. - Минем әлегә көчем һәм энергиям ташып тора».
Алдагы планнарына килгәндә, Кыш бабай Русия президентлыгына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә җыенмавын белдерде. «Мин Русия Президентының Кыш бабай була алуына ышанмыйм. Минем вазыйфа югарырак дип саныйм», — диде ул.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса