Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кванториум»да яңа түгәрәкләр ачыла

«Кванториум» технопаркында яшь әлмәтлеләр өчен яңа юнәлешләр ачыла.

Бүген биредә укучылар үзләренең күңелләренә хуш килгән түгәрәкләрдә шөгыльләнә инде. Кайберләре төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алуга да иреште. Технопарк җитәкчелеге балаларның кызыксынуларын истә тотып, шөгыльләрне тагы да төрләндерергә карар кылган. Хәзер биредә «Робоквантик» (лего, дино-модельләштерү), «Любознайка» (ирекле рәсем төшерү, бармаклар белән рәсем ясау, эбру, җеп графикасы, киригами, квилинг, күләмле флористика, пэчворк), «Кул иҗаты», «Яшь леди», 3D модельләштерү, Яңа ел композицияләре әзерләү юнәлешләре булдырылып, мастер-класс сәгатьләре оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса