Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсызлыкны 8 меңнән артык кеше саклый

18 март – Россия Президентын сайлау көнендә республикада җәмәгать тәртибен 8 меңнән артык полиция хезмәткәре саклый.

Бу хакта ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафиль Гильманов хәбәр итте. Сайлау көнендә җәмәгать тәртибен саклауда 295 росгвардияче, 470 курсант, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы уку йортлары укучылары һәм мөгаллимнәре эшләячәк. Өстәмә рәвештә 5,5 мең ирекле халык дружинасы вәкиле, 1700 гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре катнашачак. Шулай ук 524 шәхси сак хезмәте һәм 375 муниципаль хезмәткәр дә бу көнне тәртип өчен җавап бирәчәк. Районнарга үзәк аппараттан 150 хезмәткәр җибәреләчәк. Сайлау участоклары тәүлек буена Эчке эшләр министрлыгының сак астында булачак. 

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса