КҮККӘ АШАР АГАЧ ЙОРТ
Япониядә агачтан 70 катлы йорт төзергә җыеналар. Күккә ашар агач бина Токио үзәгендә урын алачак. Тыштан ул бакча-йортка охшаячак, түбәсендә бакча ясала, балконнарын үсемлекләр белән бизәргә уйлыйлар. Анда офис, кунакханә, кибет һәм фатирлар булачак.
350 метр биеклектәге күккә ашар йорт проекты “W350” дип аталган. Үзенчәлекле йортны 2041 елда куллануга тапшырырга планлаштырыла. Бу проектны тормышка ашыру 5,9 млрд. долларга төшәчәк.
Хәзер дөньяда иң биек агач йорт Ванкуверда. Студентлар тулай торагының биеклеге — 53 метр. Быел Австриянең Вена шәһәрендә агачтан 84 метрлы “HoHo” манарасын төзеп бетерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа