Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күчмә кубок - Әлмәттә

9 февральдә Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге начальнигы генерал-лейтенант И.В.Паньшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов җитәкчелегендә РФ МЧСының ТР буенча Баш идарәсенең һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коллегиясе уздырылды.

Анда Татарстан Республикасында 2011 елдагы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр- не кисәтү, аның нәтиҗәләрен бетерүнең территориаль системасы эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр каралды, 2012 елга бурычлар куелды.
2011 елгы эш йомгаклары буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы приказы белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов гражданнар оборонасы сорауларын чишүдә, халыкны һәм Әлмәт муниципаль районы территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклауда, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә керткән зур өлеше өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Коткару хакына бердәмлек өчен" ("За содружес- тво во имя спасения") медале белән бүләкләнде.
Әлмәт муниципаль районы Идел буе федераль округының "Халыкны куркынычсыз тормыш белән тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы" смотр-бәйгесендә өченче урынны алды һәм бу уңайдан Идел буе федераль округының мактаулы дипломына лаек булды. Ә менә Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы, территорияләрне һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре буенча районыбызга беренче урын бирелде һәм ТР гражданнар оборонасы җитәкчесенең күчмә кубогы тапшырылды.
РФ МЧСының ТР буенча ГУ УНДның Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дә Татарстан Республикасы торак пунктларын һәм объектларын янгынга каршы куркынычсызлык белән тәэмин итүдәге һәм янгынга каршы саклауны ныгытудагы 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча өченче урын һәм Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250