Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсы витамин сәламәтлек өчен куркыныч?

Бүгенге көндә фармакология өлкәсе чын бизнеска әйләнде. Табибларга кешене тулысынча дәвалау файдасыз, чөнки сәламәт пациентка дару кирәкми. Аның каравы «сезонлы авитаминозлар»ны үтереп мактап рекламалыйлар. Бу кесәгә сугудан тыш, сәламәтлеккә дә куркыныч тудырырга мөмкин икәнен онытмаска кирәк.

Фолий кислотасы

Кеше организмына көненә 400 мкг әлеге кислота җитә. Кузаклы үсемлекләр, торна җиләге (спаржа) ашасаң, кирәкле күләмдәге норманы рәхәтләнеп тутырасың. Фолий кислотасы шулай ук яңа туган балаларның нерв системасындагы дефектларның үсешенә ирек бирми. Шуңа күрә табиблар аны йөкле хатыннарга кулланырга тәкъдим итәләр. Ә менә нерв системасы күптән үсеп, инде бозыла башлаган олы кешегә кирәкме икән ул?

Селен

Кайчандыр аны рактан, простатадан профилактика чарасы дип рекламаладылар. Ләкин белгечләрнең соңгы тикшеренүләре, әлеге витаминны кирәгеннән артык эчсәң, киресенчә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин икәнен күрсәткән.

В6 витамины

Бу витаминның файдасын бер генә белгеч тә раслаганы юк. Дөресрәге, витамин үзе файдалы, тик без аның көнлек нормасын болай да азык-төлек аша алабыз ич. Рационга өстәмә доза керту, акча сарыф итүдән тыш, бернәрсәгә дә китерми.

В12 витамины

Вегетарианчыларда, чыннан да, бу витамин җитми. Балык, ит, моллюск ризыклары ашаучыларга борчылырга кирәкми. Кеше куян түгел, аның рационында итле ашамлыклар да булырга тиеш.

С витамины

Клиник тикшерүләр бу витаминның салкын тиюдән савыгырга ярдәм итүен расламаган. Шуның өчен рекламага алданып даруханәгә барганчы, дөрес тукланырга өйрәнегез.

Е витамины

Үсемлек мае, чикләвек, яшелчәләр ашасагыз шул җиткән. Е витаминын өстәмә дозада алуның файдасы бар дип, бер генә намуслы табиб та әйтмәс.

Цинк

Имеш, цинк салкын тиюдән сәламәтләнергә булыша. Тот капчыгыңны! Артык цинк калкансыман бизләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә аны өстәмә дозада кабул итәргә кирәкми.

Бета-каротин

Ракка каршы могҗиза чарасы дип даруханәләрдә сатыла. Аның файдасын хәзерге көндә дә медицинаның исбатлый алганы юк.

http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса