Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайнатма - тәмле дә, шифалы да

Кышның соңгы ае үтеп бара. Организмда витаминнар шактый кимеде, иммунитет какшады, ә салкын тию авырулары, грипп нәкъ шушы вакытта тарала да инде. Аптекада сатылган витаминнарга үрелгәнче, кышкылыкка әзерләнгән ризыкларга күз салыйк әле. Кайда витаминнар күбрәк саклана, кайсысы файдалырак? Бүген сүз иң татлы ризыкларның берсе – кайнатма турында булачак.

Кара карлыган. Шикәр кушып изелгәнендә С витамины бик күп. Моннан тыш, карлыганда фитонцид бар. Организм грипп белән көрәшкәндә шушы матдә кирәк.

Караҗиләк. Шикәр кушып изелгән караҗиләк хәтерне һәм күрү сәләтен яхшырта, йөрәкне саклый.

Кура җиләге. Салкын тию авыруларын җиңәргә ярдәм итә. Тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә куллану аеруча файдалы. С витамины шикәр кушып изелгән җиләктә күп. Ә тамак авыртканда җиләк өстенә җылы су, шикәр салып, берникадәр вакыт тотыгыз да чәй урынына эчегез.

Чия. Бу да вируслар белән көрәшүдә алыштыргысыз ярдәмче. Моннан тыш, ул сөякләрне дә ныгыта, ди белгечләр.

Алма. Кайнатмасы кан басымын көйли, йөрәкне ныгыта.

Кавын. Стресстан интегүчеләргә ярдәм итәр. Аны арыган чакта куллану да файдалы.

Айва. Бу җимеш иммунитетны, кәефне күтәрә. Астма авыруы белән интегүчеләргә бик файдалы.

Өрек. Йөрәк эшчәнлеген көйләү өчен аның кайнатмасын да, җиләген дә еш кулланырга киңәш итә табиблар.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса