Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кан тамырлары нигә киңәя?

Аякларда бүртеп чыккан кан тамырлары, аларның шешенүе, калкып чыккан төеннәр — болар кан тамырлары киңәю авыруының тышкы яктан күренеп торган билгеләре.

Сәбәпләре:

* Озак утырып яки басып башкара торган эш. Андый вакытта аяк кан тамырларында кан йөреше акрыная.

* Нәсел — әтиләре кан тамырлары киңәю белән авырган ир кешеләрдә авыру 4-5 тапкырга ешрак күзәтелә.

* Аяк имгәнү кан тамырлары киңәю авыруы килеп чыгуын ике тапкырга арттыра.

* Кан тамырлары бүртүенә еш эч катулар да сәбәпче булып тора. Дәвамлы рәвештә эчләре катып интегүчеләр арасында — 30 процент ирләрдә, 50 процент хатын-кызларда кан тамырлары киңәю авыруын очратырга була.

* Гормоннар белән дәваланулар кан оешу авыруына бирешүчән хатын-кызларның кан тамырлары киңәюен 3,5 тапкырга арттыра.

* Бик еш авыр йөкләр күтәрү аркасында килеп чыккан киеренкелек кан тамырларының кысылуына китерә.

Авыруны булдырмау өчен махсус оек-ыштаннар кияргә тәкъдим ителә.

Үзегездә авыру билгеләрен тоя башлау белән табибка күренергә кирәк.

Өйдә булганда, аякларга ял бирергә, аларны югары куеп ятарга кирәк. Шулай кан яхшы йөри.

Суда йөзү, велосипедта йөрү, табаныгызны боргалау, аякларны бөкләп-турайту күнегүләре ясау да яхшы.

Тукталышта автобус көткәндә бер урында гына тормагыз, йөреп, бармакларыгызны селкетеп, мускулларыгызны эшләтегез.

Машинада озак утырып барганда, юлда туктап, хәрәкәтләнеп, кан йөрешен үзгәртеп җибәрергә кирәк.

Гәүдә авырлыгыгызны да күзәтеп торыгыз. 

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса