Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-атларда гүзәл затларның ачуын китерә торган СЫЙФАТЛАР

Ашарга пешерү хатын-кыз эше дип уйлау. Болай дип уйлау – элеккедән калган караш. Хатын-кыз да нәкъ ир-ат кебек үк эштән арып кайта.

Кем иртәрәк кайта, шул ашарга пешерсә, яхшырак. Икәүләшеп әзерләсәгез, тагын да әйбәтрәк.

Хатының яки йөргән кызың янында башкаларга күз ташлау. Әгәр дә бу «тәртипсезлегегезне» күрмиләр-сизмиләр дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Хатын-кыз барысын да күрә.

Үзеңә ошаган фильмнар яки тапшырулар гына карау. Ир-ат халкы күз яшьләренә манчылып мелодрамалар карап утырырга яратмый, аның шулай икәнен бөтен гүзәл затлар да аңлый бит югыйсә. Ниш­ләтәсең, шуңа да гүзәл зат бит инде ул! Әллә нигә бер булса да, хатыныгызга ошаган фильм­ны яки тапшыруны бергә карау, фикер алышу ике як өчен дә плюс кына.

Үзең турында гына сөйләмә. Әлбәттә, очрашып йөри генә башлаган вакытта сөйгәнегезнең сезнең турында күбрәк беләсе килү теләге көчле була. Ләкин гел үзең турында гына сөйләгәнне тыңлау озакламый туйдыра, бигрәк тә бер түбә астында яши башлагач.

Сүздә тормау. Монысы хатын-кызларга гына түгел, беркемгә дә ошамый, сүзендә тормаган кешене берәү дә яратмый. Шулай итәм, болай итәм, дип күп нәрсә ышандырып атканчы, булдыра аласызмы, юкмы – шуны уйлагыз.

Үз артыңнан җыештырмау. Эштән кайтуына тау кебек өелеп торган савыт-саба күреп, бер генә хатын-кыз да кулларын чәбәкләп куанмас. Ир-ат халкының оекбашларын теләсә кая салып атуы шулай ук хатын-кызның җен ачуын чыгара.

Гырылдау. Әлбәттә, кеше, йоклаганда, үзен контрольдә тота алмый. Гадәттә, аркада ятып йоклаганда гырылдыйлар, янга ятып йокларга тырышыгыз.

Үз әйберләреңнең кайда ятканын белмәү, куйган әйбереңне таба алмау. Мәш килеп әйбер эзләгәндә, аны хатыныгыз яшергән дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Урынлы әйбер югалмый, ди татар халык мәкале. Әйберләрегезне җыеп йөрегез.

Фото: ivona.bigmir.net

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса