Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Голикова пенсия реформасының якынча вакытын әйтте

Системага үзгәрешләр кертү ихтыяҗы күптән туган дип исәпли Татьяна Голикова.

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россиядә пенсия реформасы якынча кайчан булачагын әйткән. Бу турыда «Известия» хәбәр итте.

«Ниндидер үзгәрешләр, мөгаен, 2019 елда кертелер. Башка үзгәрешләр дәвам ителер. Шуңа күрә, белгәнегезчә, пенсия системасы күпкырлы, анда төрле темалар бар. Гадәти пенсияләр темасы, пенсия яше темасы, алдан пенсиягә чыгу темасы һәм башкалар», — дигән Голикова.

Аның сүзләренчә, системага үзгәрешләр кертү ихтыяҗы күптән туган.

«Мин аны пенсия яшен арттыру дип атамас идем. Мин аны социаль иминият системасы реформасы дип әйтер идем. „Реформа“ бик зур сүздер, тик бу системага үзгәрешләр кертү кирәклеге аермачык», — диде вице-премьер.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X