Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Элвин Грей үлгән!” (БУЛГАН ХӘЛ)

Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде.

Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: ”Ни булды?”, дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: “Элвин Грей үлгән!”, дип кабат үксергә тотынды. Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан казанган Халисә ханым гына: “Булмас!”, дип пышылдады. Бу минутта офистагылар күз алдына кемне китергәндер, танылган җырчынымы, әллә Америка актерынмы, һич аңлап булмый иде. Мөгаен беренчесендер шулай тоелды. “Кайдан ишеттең, интернеттанмы, радиодан әйттеләрме?”, дип Заримәне уратып алдык. Заримә безнең офиста әле икенче елын гына эшли, кияүгә чыкмаган, ялгызы гына яши. Мавыкмаган нәрсәсе юк. Бераз сәеррәк тә үзе. “Кайда, кайчан, авариягә эләккәнме?”, Заримәгә сорауларны яудырдылар гына. Ә ул һаман борынын тартып мышкылдап утыра бирә. 

“Ашап үлгән...” диде бераз вакыттан соң авыр сулап.

“Ничек инде ашап???”

“Кичә апа малае белән кунакка килгән иде, шул чукынган малай хомягымны ашаткан да , ашаткан. Колбаса да биргән, чипсы да, җитмәсә су урынына кола салган. Иртәнгә Элвин Грей үлгән иде, инде”, диде дә Заримә кабат күз яшьләрен түгә башлады. Шунда гына без Элвин Грейның әрлән (хомяк) икәнлеген аңлап алдык. Заримәгә бу кечкенә җанварны бер егетнең бүләк итүен исә төшердек. Ә ул егетнең Америка киносындагы Элвин Грейга бик ошаганын әйткән иде бит Заримә.”Элвин һәм борындыклар” киносын хәтерлисезме? Әрләнгә дә яратып Элвин Грей, дип исем биргән икән. Егет белән аерылышсалар да хомягын бик яраткан.Офистагылар барысы да җиңел сулап куйдылар, кемдер көлеп җибәрде. Кемдер Заримәне юатырга тотынды.Соңыннан барыбыз да җыелып аңа яңа яшь әрлән алып бирергә булдык. Бәхет, яңа мәхәббәт китерсен өчен!

http://Шәһри Чаллы

Фото: http://nicefon.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X