Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөрес туклан – озак яшәрсең!

“Яшәүдән туеп булмый” ди халык. Кемнең генә өлкән яшькә җитеп, оныклар тәрбияләп, тыныч картлык кичерәсе килми икән? “Халык медицинасы” бу җәһәттән нәрсә тәкъдим итә соң? Гомерне озайтучы 10 ризыкка игътибар итик әле.

Әлеге “унлыкта” солы боткасы иң соңгы урында тора. Ул кандагы шикәрне киметә, эчәк эшчәнлеген яхшырта, ашказаны эшләмәүдән инте­гүчеләргә бик файдалы.

9нчы урында – сарымсак. Ул организмдагы зарарлы матдәләрнең эшчәнлеген киметә, кан басымын төшерә, баш мие күзәнәкләренә файдалы. Организмның яман шеш авыруына каршылыгын көчәйтә.

8нче урында – яшел чәй. Бу чәйдәге антиоксидантлар күләме бер порция яшелчәгә тигез. Йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларына каршы “көрәшче”. Кандагы шикәрне киметә, кан басымын төшерә.

Белгечләр диңгез балыгын җи­денче урынга билгели. Атнасына 5 тапкыр майлы диңгез балыгын ашау йөрәк өянәге авыруы мөмкинлеген 54 процентка киметә.

6нчы урында – какао. Бу эчемлектә антиоксидантлар бик күп. Ашказаны җәрәхәте авыруыннан ярдәм итә, иммунитетны ныгыта.

5нче урында – шыттырылган бодай. Организмны токсиннардан чис­тарта, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.

Алма – дүртенче урында. Җи­мештә тимер, йод күп. Алма организмны чистарта, холестеринны киметә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы тора.

Виноград өченче урынны били. Виноградның төсе никадәр карарак булса, шулкадәр файдалырак. Ви­ноградның нәкъ кабыгы һәм төшләре файдалы! Андагы антиоксидантлар Е витаминыннан берничә дистә тапкыр күбрәк.

2нче урында – помидор. Ликопин – көчле табигый антиоксидантларның берсе. Бу матдә помидорда бик күп. Иммунитетка көчле йогынты ясый, матдәләр алышынуга уңай тәэсир итә.

Беренчелек – кара җиләктә. Ул – антоцианидин чыганагы, димәк, иң көчле антиоксидантка ия. Бу җиләкне күпләр күрү сәләтен яхшыртучы дип белә. Әмма ул бик күп органнар эшчәнлеген көйли, картаюга каршы тора. Нерв авыруларыннан файдалы, кан тамырларын ныгыта, кандагы шикәрне киметә һәм башка бик күп авырулардан ярдәм итә.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса