Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның кереме билгеле

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның узган елгы кереме билгеле. Алар арасыннан былтыр иң күп акчаны Айрат Хәйруллин эшләгән. Ул 168,4 миллион керем алган. Хатыны исә 146,2 миллион сумга баеган.

Икенче урында – Ирек Богуславский. Ул 47,5 миллион сум акча эшләгән. Әлфия Когогина — 30,2, Айрат Фәррахов – 16,5, Александр Сидякин — 13,5, Фатыйх Сибагатуллин — 10,7, Ринат Хәйров — 7,7, Равил Хөснуллин — 5,1, Морад Гаделшин — 5, Илдар Гыйлметдинов, Марат Бариев һәм Иршат Минкин исә 4,6 миллионшар сум акча эшләгән. Дәүләт Думасының иң күп керем алган депутаты булып исә Владимир өлкәсеннән Владимир Аникеек танылган. Узган ел ул 4,3 миллиард сум акча эшләгән. 

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, Россия Президенты Владимир Путин узган ел 18,7 миллион сум акча эшләгән. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда 9,9 миллион сумга күбрәк. Ил башлыгының матбугат сәркатибе бу аерманы Путинның җир кишәрлеге сатуы белән аңлатты.

 

 

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев исә узган ел 8,565 миллион сум акча эшләгән. Ике ел элек бу күрсәткеч 8,586 миллион сум булган. Россия Хөкүмәтенең иң бай министры булып вице-премьер Александр Хлопонин танылган. Ул узган ел 2,9 миллиард сум керем алган. Алдагы елдагы 9,9 миллион сум белән чагыштырганда 300 тапкыр күбрәк. Баксаң, Хлопонин Италиядәге вилласын һәм 82 сутыйлык җир кишәрлеген саткан икән.

 

https://www.vatantat.ru/index.php?pn=3654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса