Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлар белән ачыктан-ачык сөйләшү

Әлмәт студентларына РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Ришат Әбүбакиров һәм Илдар Гыйльметдинов белән аралашу, кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү бәхете елмайды.

Очрашуда яшьләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алды, законнар кабул итү тәртибе белән танышты, дәүләт эшлеклеләре исә үзләренең планнары, законнар өлкәсендә кертеләчәк яңалыклар белән уртаклашты. Әлеге очрашу юкка гына оештырылмады, илебезнең киләчәге булган егет-кызларның сәясәт өлкәсендәге белемнәрен арттыру, аларның тәкъдимнәрен кабул итү ике як өчен дә файдалы. Яшьләр бигрәк тә мәгариф, югары белем алу һәм уку йортын тәмамлаганнан соң һөнәри белем эстәү турындагы законга кертелгән үзгәрешләр белән кызыксынды. Депутатлар белдергәнчә, киләчәктә әлеге законнарны берләштерү планлаштырыла һәм "РФдә белем бирү турында"гы яңа Федераль закон проекты студентларның хокукларын исәпкә алып төзелә. И.Гыйльметдинов аеруча мәгариф системасындагы хезмәт хакының субъект икътисады буенча исәпләгәндә уртача хезмәт хакыннан түбән булмаска тиешлеген яклауларын җиткерде. Бакалавриаттан магистратурага күчү чорында килеп туган мәсьәләләр, студентларның үзидарә органнарын төзү хокукына ия булулары, уку йортларында спорт клублары булдыру, дистанцион электрон белем алу белән бәйле сораулар тикшерелеп, алар буенча шулай ук үзгәрешләр законга кертеләчәк. Шунысына басым ясыйсы килә, беренче тапкыр законда "белем алу кредиты" төшенчәсе кулланылачак. Депутат бәян иткәнчә, түләүле укуга кергән кеше әлеге кредиттан файдалана алачак һәм акчаны кире кайтаруны эшкә урнашкач кына башкарачак. "Мине борчыган чираттагы мәсьәлә - ул безнең чыгарылыш студентларының үз белгечлекләре буенча эшкә урнаша алмаулары. Республика буенча шундыйлар 40 % тәшкил итә. Безнең алда торган бурыч - 2020 елга кадәр хезмәт базарында сорау күп булган һөнәрләрне билгеләү һәм оешма-предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек булдыру", - диде Илдар Ирекович.
Студентларның бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы сораулары да җавапсыз калмады. Депутатлар БДИ системасының камилләштерелмәгән булуын һәм аны һәрьяклап тикшерү кирәклеген ассызыклады. Бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә - авыл мәктәпләрен кыскарту яшьләрне шулай ук борчый. Депутатлар фикеренчә, авылларда һәр фән буенча сыйфатлы белем бирелергә тиеш. Мисал өчен, төгәл фәннәр укытучысының тарих яки химиядән белем бирүе куелган максатка ирешүдә ярдәм итми.
Мәгълүм булганча, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында эшчәнлек җәелдерүче иң зур делегация - Татарстаннан. Депутатлар алдындагы төп бурыч исә төбәгебезне лаеклы яклау һәм мәнфәгатьләребезне кайгырту, республикабыз өчен дәүләт ярдәменнән файдалануга ирешү, федераль программалар буенча акчалар җәлеп итүдән гыйбарәт. Ришат Әбүбакиров шушыларга басым ясап, үзенең РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты составында эшләвен җиткерде, әлеге вакытта тарифлар, нормативлар, хезмәтләр сыйфатын исәпкә алып, законнар пакеты әзерләнүен әйтте. "Законнарны һәркем белергә тиеш. Сез яшь. Бүген үсеш өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, эзләнегез, яңалыклар белән кызыксыныгыз, үз тәкъдимнәрегезне кертегез. Белем һәм активлык - тормышта иң зур ярдәмчеләр, - диде Ришат Фазлытдинович һәм егет-кызларны 4 март көнне узачак сайлауларда катнашып, киләчәк өчен үз тавышларын бирергә чакырды. - Яшьлек көчле, уй-хыялларга бай чак, сезнең белән очрашу безгә уңай тәэсирләр бирә. Һәрвакыт шундый булып калыгыз", - диде Р.Әбүбакиров. Студентлар үз чиратларында депутатларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Р.Бурцева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250