Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел 6 млн россияле Төркиягә турист булып барачак дип фаразлана

2017 елда Төркиягә 4,7 млн россияле турист барып кайткан.

Быел Россиядән Төркиягә баручы туристлар саны 6 млн-нан күбрәк булачак, дип хәбәр итә Төркиянең "Анадолу" агентлыгы. Бу санны агентлыкка Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш җиткергән.

Әлеге күрсәткеч турында россиялеләрнең Төркиягә турлар броньлау саныннан чыгып фаразларга була, дигән ул. 

Министр сүзләренчә, узган атнада Мәскәүдә Россия һәм Төркиянең туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сөйләшү булган.

"Россия һәм Төркия күптән түгел ике яклы мөнәсәбәтләрдә кризис кичерделәр. Әмма бу ике илнең халкын аеруга сәбәпче булмады. Моны былтыр Төркиягә килгән туристлар саны дәлилли", - дигән Куртулмуш.

2017 елда Төркиягә 4,7 млн россияле турист барып кайткан.

"Без мәдәният һәм туризмның ике халыкны берләштерүче көн икәненә инандык", - дигән министр. 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса