Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана

Афишада – театрның касса җыя торган премьералары.

Бүген Казанда Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре башлана. Бу юлы театр җитәкчелеге Казанган иң касса җыя торган яңа спектакльләрен алып килә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, спектакльләр тулы залларда барачак.

Беренче ике спектакльгә билетлар сатылып беткән инде. Өченче спектакльгә генә сатуда азрак билетлар калган. Спектакльләр Тинчурин театры залында була.

Театр афишасында өч спектакль – Ярослава Пулинович пьесасы буенча Илгиз Зәйниев куйган “Син кайда идең?”, Илдар Хәйруллинның Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куйган “Тыкрыкта булды бу хәл” спектакле һәм Илгиз Зәйниевнең авторлыгында һәм режиссерлыгында “Хыял йорты” спектакле. Соңгы икесе – театрның яңа сезон премьералары.

“Син кайда идең?” спектакле бүген Тинчурин театры сәхнәсендә 17.00 сәгатьтә башланып китә. Төп рольләрдә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Вәлиев һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова. 

Фото: Рамиль Гали

Рузилә Мөхәммәтова

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса