Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.

Бу уңайдан бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була. Анда легендар җырчының 80 нче елларда яздырылган видео, аудио тасмалары да тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан, ноябрьдә Актаныш районы мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды. Татар җыры легендасы Әлфия Авзалова 2017 елның 14 июнендә вафат булды. Ул Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде. Мәрәсим чарасына иҗат әһелләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр һәм Әлфия апаның яраткан тамашачысы килгән иде. Фоторепортаж карап, искә алыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса