Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергә яшәүне рәсми никахта тиңләргә уйлыйлар

Сенатор Антон Беляков Дәүләт думасына карауга ир белән хатынның теркәлмичә яшәвен, балалары туган очракта - ике елдан соң, тумаса, биш елдан соң рәсми никах дип тану турында закон проекты керткән.

Мондый закон Швециядә, Нидерландта, Норвегиядә, Франциядә һәм Германиядә эшләп килә. Ул ир белән хатынның юридик хокукларын яклый. Кабул ителә калса, закон буенча парның бергә яшәү вакытында сатып алынган әйберләре уртак милек исәпләнәчәк.

Теркәлгән никахлар саны, чыннан да, кими, яшьләр хәзер “ирекле никахны” хуп күрә.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса