Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче кар (ПАРЧА)

Тыныч, тымызык көзге көн. Нидер сизенеп, нәр­сәдер көткәндәй, сагаеп кал­ган илаһи бер сихри тынлык. Тиздән, бик тиздән бер төсле, соры, сүрән дөнья дәр­рәү генә бөтенләй үз­гәрер, яңарыр сыман... Ни­һаять! “Зарыгып көткә­негез менә мин ул!” дигән­дәй, ак­рын гына кар ява башлады. Беренче кар! Яфрак ка­дәрле ап-ак бәллүр бөр­текләр вә­карь белән, ашыкмый гына талпынып, бер-бер артлы күктән иңә­ләр...

Күктән иңә­ләр дә, аска табан тартыла-тартыла, ялан­гач кара җиргә төшеп яталар... Бу искиткеч матур манзара Яңа ел бәй­рәмендә бизәлгән чыршы очыннан итәгенә кадәр бер җепкә тезеп куелган кәгазь кар бөр­текләрен хәтерләтә. Әмма болары тере, җанлы... Үз­лә­ре әллә эреләнгәннән-эре­ләнә, зурая бара инде... Көн яктысында йолдыздай канатлары белән җилпәзә кебек уйнаклап очканда, алар гүя күз кысып елмаешалар. Бер-беренә орынып, ышкылып, нидер пышылдашканнарына хәтле ише­телә кебек. Һавадан тәү­ге булып коелганна­ры­ның коры, туң асфальт өстенә канатларын уңай­лап, җәеп утыр­ганын, кунаклаганын шәйләгән күк булам хәтта.

 

Ул да булмый, тирә-юнем ап-ак юрганга әве­релде. Яуган кар күрер күзгә җып-җылы сыман, казларның бала йонына охшап күпереп тора. Әле генә һич тә юкка тынычсызланып, алгысып торган күңелгә кинәт аның сафлыгы, аклыгы ягылдымыни: бәйрәм ямен тойгандай, шундук кәефем күтәрелеп китте... Юлымда очраган барча кеше ишелеп яуган кар аша миңа елмаеп узган төсле күренә... Үземнең дә ирек­сездән авызым ерыла.

 

Әнә шул рәвешле тротуар буйлап шәһәр читенә чыгып барган уңайда, көт­мә­гәндә сул яктагы бакча-парк­тан шәм колаклы кыр куяны уктай атылып чыкты. Аягыма бәрелеп диярлек минем янымнан сырпылып үтте дә бу, такыр сукмак буйлата җан-фәрманга шәһәр эченә таба элдертте. Сөй­лә­сәң, кеше ышанмас! Кала урамында көпә-көндез кылый күзле куркак куян сәй­ран кылып йөри! Беренче кар яву шатлыгыннан исе­реп адашкандыр инде, бахыр... Саргылт-күк төсен­дә­ге тунын да алыштырып өл­гермәгән үзе... Ул да түгел, куянның өтек койрыгына тагылып, артыннан өч-дүрт эт кәмәше, өрми-нитми, бөтен гәүдәсенә сузылып, куа китте. Тотарсың, бар, җилдән җитез урман җанварын! Бераздан кемнеңдер шәхси йортына таба кырт борылганын гына чамалап өлгердем чакырылмаган кунакның.

 

Күз ачып йомган арада булып узган шушы күренеш тә җырлап торган күтәренке күңелемә яңа дәрт бирде. Сә­бәпсез-нисез шатлык, сөе­неч димме...

 

Шуңа күрә дә алсу телләрен салындырып, куян артыннан чапкан маэмайларда тамчы да начар ният, усаллык юк, фә­кать кыш җитү куанычыннан шаяртып, шукланып үз­а­ра куышып тырык-ты­рык йөгере­шәләр кебек кенә тоелды. Көне дә бит нинди бүген, көне! Нәкъ менә беренче кар төшкән чакта гына була торган, пакьлек һәм сафлык аңкып торган күңелле, күр­кәм көн. Ниндидер явызлык, эчкерлек турында уйлыйсы да килми...

 

Көчәеп, тоташ дивардай булып куе кар явып торган көн буена бәйрәм рухы сү­рел­мәде. Җитмәсә, өйлә вакытында шәһәр кырыенда яшәүче Мөсәвир агадан тагын бер сөенечле хәбәр ишет­тем... Теге, иртән миңа очраган таныш куян, этләр­дән качып, аның ихатасына килеп кергән икән ич, хик­мәт! Ачык капкадан җил­дереп тә кергән, турыдан-туры абзарга шылган. Ә алабайлар исә капка буенда авызларын ачып калганнар, кеше йортына басып керер­гә җөрьәт итмәгәннәр. “Ну, эләгерсең әле бер”, – дигән­дәй, урам чатында ялкау гына һау-һаулап торганнар да, аннары хәйләкәр куян хакында бөтенләй онытып, шаярыша-шаярыша, үз йомышлары белән китеп барганнар. Ә куян исә янә җаен тапкан: бәрәңге бакчасына ачык калган ишектән сыпырткан. Бу юлы инде үз урманына дип уйларга кирәк. Бу хәл дә минем беренче кар яткан хәерле, бәрәкәтле көн уяткан куанычыма якты нур булып өстәлде.

Илдус ДИНДАРОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса