Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм тарих дәреслегендә Владимир Путин турында мәгълүматлар да урын алачак

РБК хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә дәүләт башында торган затның идарә итү чорына аерым бер бүлек биреләчәк.

Шулай итеп, мәктәп укучылары Россия тарихның 2000 елга кадәр генә түгел, 2012 елны да үз эченә алган өр-яңа чоры белән дә таныша алачак.

Бик озак киңәшләшкәннән соң дәреслеккә Россия тарихының соңгы президент сайлауларына кадәр булган чоры кертелергә тиеш, дигән фикергә килә белгечләр.

Шул ук вакытта аларның кайберләре бу карар белән килешеп бетми. Алар фикеренчә, В. Путин хакимлек иткән чорны анализларга һәм бәя бирергә шактый иртәрәк әле. Икенче берәүләр дәреслекне 2000 ел белән тәмамлау кулайрак булыр дип саный. Ә алдагы 10 елны фактлардан гына торган "соңгы сүз" итеп биреп, аны исә ике-өч елга бер тапкыр алмаштыру мөмкинле булуын да искәртәләр.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250